Уган кызлар чен ген - рецептлар татарча

Подкаталог: Яйца
13.11.2014

23.09.2014 Җәмгыять

Римзил Вәлиев – Зилә Вәлиеваның ире. Бүген сүзебез аларның шәхси тормышы турында булыр.

– Римзил әфәнде, базарга йөрисезме?

– Йөрим. Чехов, Колхоз базарына, “Агропромпарк”ка барам. Безнең яшькә җиткәч, күп ашыйсы да килми. Күпме ашарга була? Безнең халык азрак ашауны кысса, әйбәтрәк булыр иде, артыгын кыланалар. 

 

– Ашарга сез пешерәсезме?

 

– Иртәнге ашны мин әзерләп өстәлгә куям.

 

– Нәрсәләр? 

 

– Ботка, салат, йомырка. Мин иртүк 5тә торып эшлим, 7ләрдә хатынымны уятам. Кичке аш – аның мәшәкате. Якшәмбе көнне бер атнага җитәрлек кичке ашлар, салатлар әзерли ул. 

 

– Зилә ханым белән ничек таныштыгыз?

 

– Уфадагы “Яшьләр” газетасына эшкә килдем. Зилә шунда эшләп йөри иде. Таныштык. Бергә эшләү, фикер алышу... Яшь кенә булса да йолдыз журналист иде ул. Мин – Мәскәүдә укып кайткан реформатор, карьерист. Ул вакытта мин “әтәч” идем. 

 

– Ничә ел яшисез?

 

– 37 бугай...

 

– Хыянәт иткәнегез булдымы?

 

– Нәрсә ул хыянәт?

 

– Ир белән хатын арасында “хыянәт” дигән нәрсә була...

 

– Минем бервакытта да Зиләдән шикләнгәнем булмады. Куркып яшәмәдем. Зилә  бу хакта белә: әгәр дә ул миңа ошамаса  яки ул мине рәнҗетсә, мин китәчәкмен.

 

– Ә үзегез сулга йөрмәдегезме?

 

– Исемә төшми андый эпизодлар.

 

– Әллә онытылган гынамы?

 

– Хәтерләмим. Мавыгу, күз төшү булырга мөмкин. Кемдер ошаса, беркемнән дә яшермим. Флирт, романтика булырга мөмкин, хәтерләмим инде. Әмма азгынлык минем шөгыль түгел.

 

– Хатыныгыз белән тормышыгыз ничек узды?

 

– Узмады әле. Дәвам итә. Бик уңышлы. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Мин аның үсешенә юл бирдем, аяк чалмадым. Ул хөкүмәттә эшләгән елларда җаваплылык басымы шулхәтле көчле булды ки, хәтта күпмедер дәрәҗәдә үземнең шәхси ирегемне чикләргә туры килде. Әле дә җиңел түгел. Алны-артны карап, ипләбрәк йөрергә, сүзне үлчәбрәк әйтергә туры килә. Чөнки синең гамәл дәүләт кешесенә дә бәйле булырга мөмкин. Ләкин нишлисең, мондый шартларга буйсынып яшәргә туры килә. 

 

Мин үзем карьера ясарга тырышмадым. Чөнки барыбер мине үткәрмәячәкләр иде. Зилә үтә, үсә икән, без дә үсәбез дигән сүз, без бит  бер гаилә. Сәясәттә көндәшлек һәм нигезсез нәфрәт бар. Хуплау да, хурлау да бөтен гаиләгә төшә һәм кайвакыт сабыр итәргә, чыдарга туры килә. Улыбызга да, миңа да кайвакыт юллар ябылды. 

 

– Нинди юллар?

 

– Дөньяда “блат” дигән нәрсә бар. Безнең очракта шуның киресе булгандыр. Бер-беребезгә комачауламас өчен читтәрәк тору. Хокукларны файдаланмау. Әйтик, мин Зиләгә буйсынган урында – матбугатта, милли структураларда, мәдәнияттә – иркенләп эшли алмадым, чөнки “туган-тумачалык” дигән шик туа. Моны мин үзем дә, улыбыз да теләмәдек. Кайвакыт берәр җиргә эшкә урнашырга барсаң: “Болар Зиләнең кешеләре, кирәкми”, – диделәр.

 

– Улыгыз кайда?

 

– Хосусый бизнеста. 7 ел эчендә Казанда компьютер аша концерт-театрларга, спорт ярышларына билет сату системасын эшләде. 

 

– Матди ягыгыз ничек?

 

– Һәрвакыт киеренке, әмма зарланмыйбыз. Булганы җитә. Оныкларга ярдәм итәбез әле. Яңа дача юнәтәсе бар.

 

– Гомер буе киеренке булдымы?

 

–  Керем белән чыгымның тигезлеге һәрвакыт киеренкелек тудыра ул. Табигый хәл. Без бит зур милекләр, банклар кулга төшермәдек. Ул музей директоры, мин пенсионер һәм Конгресста эшлим, мәкаләләр язам.

 

– Пенсиягез күпме?

 

– 15 мең.

 

– Конгресста күпме аласыз?

 

– Анысы  да бюджет системасы. Интернет мәкаләләре белән “Бизнес-онлайн”да чыгышлар ясау да акча өчен түгел. Иҗади, сәяси карашларны яклау беренче урында. Безнең буын малтабар түгел, зыялы кешеләр кайгырмасыннар.  

 

Гомумән, кәсепчелек таланты сирәкләргә бирелә ул. Гуманитар, сәяси шөгыльләр аннан ерак.

 

– Зилә ханымның кайтып елаганы бармы?

 

– Аның холкы андый түгел. Ул елый торган кеше түгел, бәлки күрсәтмичә елагандыр, күргәнем юк. Күңелсезләнеп, арып-талып кайтканда Зиләгә кирәкмәгән сүз әйтергә кирәкми, чәй, берәр тәмле әйбер тәкъдим итәм. 

 

– Үлгәч нәрсә була, сезнеңчә?

 

– Җан белән тәннең аерылуы була. Бу авыр, кызганыч хәл. Кешенең җаны аның гамәлләрендә, тудырган әсәрләрендә, оныкларында, яраткан кешеләрендә яши. Кайчан тагын очрашырлар – белмим.

 

– Диннең “теге дөньяны” аңлатуына ничек карыйсыз?

 

– Төрле дин үзенчә тасвирлый. Ләкин мин хәзер әз генә атеизмны көчәйтергә кирәк дип саныйм. Төрле диннең клерикал вәкилләре кайчан бер-берсенә нәфрәтле. Кайчак хәтта бер диннең тарафдарлары сугыша. Ни эшкә ярый бу?

 

– Сез атеистмы әллә?

 

– Атеист түгел. Әмма җәмгыятьтә кайчак дөньяви тормышны көчәйтергә кирәк. Бигрәк тә дини кануннар белән дөнья мәшәкатьләре, процессуаль кодекслар арасында буталу чыкканда. Дин белән шәхси, төркем мәнфәгатьләрен, сәясәтне катнаштыру очрый. Православ диннең басымын дәүләт ярдәмендә көчәйтү җәмгыять өчен куркыныч. Совет заманында дин белән дәүләтнең аерымлыгы гел зыянга булмагандыр. Бер динне күтәреп, икенчесен бастыру бик яман нәрсә...

 

– Сезгә 65 яшьме?

 

– Ни өчен бирелде бу сорау? Алла каршына баргач ни әйтерсең дипме?

 

 

1

 

 

2

 

Источник: http://matbugat.ru/news/?id=10319